Чечня
Русия Федерациясе субъекты | |||||
Чечня Җөмһүрияте Нохчийн Республика | |||||
| |||||
Башкала |
Грозный | ||||
75-нче | |||||
- Барлыгы |
15 647 км² | ||||
- Барлыгы |
↗1 370 268[1] (2015) 17 675 кеше/км² | ||||
- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә |
69,7 млрд. сум (2010) 53,6 мең сум | ||||
Бүҗет керемнәре |
|||||
- Барлыгы |
455 млрд руб.[2] | ||||
Төньяк Кавказ федераль округы | |||||
Төньяк Кавказ | |||||
рус теле, чечен теле | |||||
Җөмһүрият башлыгы |
Рамзан Кадыйров | ||||
Ил көе | Чечня гимны[d] | ||||
РФ субъекты коды | 20 | ||||
ISO 3166-2 коды | RU-CE | ||||
96 |
Чече́н Респу́бликасы (Чечня; чеч. Нохчийн Республика, Нохчийчоь) — Россия Федерациясе составында җөмһүрият. Көньяк федераль округка керә. Көнбатышта Ингушетия һәм Төньяк Осетия белән, көнчыгышта Дагстан белән, төньякта Ставрополь төбәге белән һәм көньякта Гөрҗистан белән чиктәш. Диңгезгә чыгышы юк. Башкаласы — Грозный.
1922 елның 30 ноябрендә барлыкка килгән.
Географик мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чечня Зур Кавказ тауларының (Чечнядә иң биек ноктасы — Тебулосмта тавы, 4493 м) төньяк битләүләрендә һәм аңа тоташкан Чичән тигезлеге һәм Терек-Кума түбәнлегендә урнашкан. Нефть, газ, төзелеш материаллари чыганаклары бар.
Икълиме континенталь. Гыйнварның уртача температурасы Терек-Кума түбәнлегендә -3°, тауларда -12° гача, июльдә 21°…25°.
Уртача еллык явым 300—1000 мм. Эре елгалар — Терек, Сунжа.
Туфраклар тигезлекләрдә, нигезлдә, болын, кәтәнә вә аксым кәстәнә, калкулыкларда карбонатлы кара, елга үзәнләрендә аллювиаль, тауларда тау-урман һәм тау-болын. Терек-Кума түбәнлегендә әрем-алабута үсемлекләре, Чичән тигезлегендә дала һәи урманлы дала үсемлекләре үсә.
2200 метргача булган биеклктәге тауларда киң яфраклв урманнар, аннан югарырак субальп вә альп болыннары бар. Чечнядә кимерүчеләр һәм сөйрәлүчеләр күп; кошларда кыргый үрдәк, каз, дүдәк, Кавказ кыргавылы бар. Тауларда көрән аю, дуңгыз, бүре, урман мәчесе, кеш яши.
Халык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Җөмһүриятнең халык саны 1 200 000 кеше (2009). Халык тыгызлыгы — 85 кеше/км² (2009), шәһәр халкы өлеше — 35,0 % (2009).
Милләтләр буенча Чичәнстан халкы:
Халык | 2009 елда саны, мең кеше |
---|---|
Чеченнар | 1 130,0 (95,0 %) |
Руслар | 25,5 (2,0 %) |
Аварлар | 10,0 (0,5 %) |
Кумыклар | 9,0 (0,5 %) |
Ногайлар | 5,0 |
Ингушлар | 2,5 |
Төрекләр | 2,0 |
Татарлар | 1,0 |
Башкалар | 15,0 |
саны меңнән артык булган халыклар күрсәтелгән |
Торак пунктлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сәнәгатьнең төп тармаклары — нефть чыгару, нефть эшкәртү, нефть химиясе, машиналар төзү, азык-төлек, агач эшкәртү, җиңел сәнәгать; төзелеш материаллары эшләп чыгарыла. Һөнәрмәндчелек үсеш алган. Авыл хуҗалыгында бодай, дөге, көнбагыш, шикәр чөгендере җитештерелә. Бакчачылык, йөземчелек вә яшелчәчелек белән шөгыльләнәләр. Терлекчелектә МЭТ, сарык асрала.
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Вайнах — Чечен Республикасының Ә.-Х. Кадыйров ордены кавалеры дәүләт бию ансамбле.
Моны да каргыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Оценка численности постоянного населения на 1 января 2015 года и в среднем за 2014 год (опубликовано 17 марта 2015 год). әлеге чыганактан 2015-03-18 архивланды. 2015-03-18 тикшерелде.
- ↑ ЗАКОН ЧЕЧЕНСКОЙ РЕСПУБЛИКИ О РЕСПУБЛИКАНСКОМ БЮДЖЕТЕ НА 2014 ГОД
- ↑ 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 3,12 3,13 3,14 3,15 3,16 3,17 3,18 3,19 Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2014 года. әлеге чыганактан 2014-08-02 архивланды. 2014-08-02 тикшерелде.